Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 август 2019, 03:17

Кайту – максат түгел

АКШ президентының милли хәвефсезлек буенча ярдәмчесе Джон Болтон фикеренчә, Русиянең G8 төркеменә кайтуы президент Владимир Путин өчен үзмаксат булып тормый.

АКШ президентының милли хәвефсезлек буенча ярдәмчесе Джон Болтон фикеренчә, Русиянең G8 төркеменә кайтуы президент Владимир Путин өчен үзмаксат булып тормый.
“G7гә килгәндә, Трамп әйтүенчә, ул бу хакта коллегалары белән фикер алышкан. Төрле фикерләр яңгыраган, ләкин карар кабул ителмәгән. Кичә президент Путин үзе үк барлык әгъзалары да үзенең чыгышын тыңларга теләмәгән нинди дә булса төркемгә керәсе килмәве хакында әйтте”,- диде Болтон.
Русия президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков белдерүенчә, G8гә кайту Мәскәү өчен үзмаксат түгел. “Күп мәсьәләләрне G20 форматында хәл итү нәтиҗәлерәк”,- диде ул.
Читайте нас: