Төркия президенты Тайип Эрдоган АКШның F-35 истребительләре урынына Русиядә җитештерелгән Су-57 һәм Су-35 самолетларын сатып алу турында уйлый. Бу фикерен ул Владимир Путин белән берлектә МАКС-2019 халыкара авиасалонында булганнан соң белдергән.
-Нигә сатып алмаска? Без бит бирегә юкка гына килмәдек, - дигән Эрдоган. Шул ук вакытта ул карар тулысынча тик АКШ президенты Дональд Трамп белән телефоннан сөйләшкәннән соң гына кабул ителәчәге хакында әйтә.
Русия истребительләре белән Төркия президенты АКШ республиканы F-35 төзү программасыннан төшереп калдырганнан соң кызыксынган.