Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 август 2019, 03:09

Радий Хәбиров яңа тәгаенләүләрне дәвам итә: берсе китә, берсе килә

Кичә Хөкүмәттәге оперативкада Радий Хәбиров чираттагы кадрлар үзгәрешләрен игълан итте.

Башкортстан республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухинның отставкасын кабул итте. Аның алмашчысы әлегә юк, шуңа күрә Радий Хәбиров министрлык хезмәткәрләреннән туктаусыз эш оештыруны тәэмин итегез, дип сорады. “Министр хакында карар кабул иткәнче ведомствоның өзлексез эшләвен тәэмин итүегезне үтенәм, властьсызлык булмасын анда”, - диде ул.
Шулай ук Радий Хәбиров Благовещен районы хакимияте башлыгы итеп Олег Головны тәгаенләде. Аңа кадәр бу вазифаны биләгән Фәрит Фазылов үз теләге белән июль ахырында ук эштән китүе хакында гариза язган иде.
Читайте нас: