Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 август 2019, 03:17

Владимир Путин Радий Хәбировка нәрсә дигән?

Владимир Путин Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу үткәрде.

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу үткәрде, анда республиканың социаль-икътисади хәленә бәя бирелде. Радий Хәбиров Владимир Путинга төбәктә төп күрсәткечләр буенча уңай карарлар кабул ителүе хакында сөйләде. Сәнәгать җитештерү индексы 104,5% дәрәҗәсендә, төзелеш комплексы дә яхшы дәрәҗәгә чыкты (үткән ел белән чагыштырганда, үсеш 9% тәшкил итә). Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, авыл хуҗалыгында моннан алдагы еллар бик үк уңышлы булмады, моның үз сәбәпләре бар: корылык һәм башка факторлар.
“Беренче яртыеллыкта без 100 процентка чыктык, белүегезчә, республика авыл хуҗалыгының потенциалы зур, инвесторларны да җәлеп итәбез. Сәнәгать җитештерүе индексы арта. Беренче яртыеллыкта уртача хезмәт хакы 35 400 сум булды”, - дип сөйләде Радий Фәрит улы Владимир Путин белән очрашуында.
Сүз демография хакында да барды. Владимир Путин ни өчен Башкортстанда балалар үлеме күрсәткечләре ил буенча югары булуы белән кызыксынды. Радий Хәбиров исә республикада туым һәм үлем буенча күрсәткечләрнең объектив булуын һәм төбәк властьлары бу хәлне төзәтәчәкләрен белдерде. Владимир Путин бу мәсьәләгә аеруча игътибар бүлүне сорады.
Читайте нас: