Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 август 2019, 03:25

Владимир Путин башлык вазифасына өч кандидатура тәкъдим итте

Владимир Путин Ингушетия республикасы парламенты карамагына республика башлыгы вазифасына өч кандидатура тәкъдим итте.

Владимир Путин Ингушетия республикасы парламенты карамагына республика башлыгы вазифасына өч кандидатура тәкъдим итте. Болар: әлеге вакытта төбәк башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Мәхмүт-Али Калиматов, Назрань думасы депутаты Урусхан Евлоев һәм “Вымпел-Коммуникации” оешмасының өлкән белгече Магомед Зурабов. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Җирле законнарга ярашлы, Ингушетиядә төбәк башлыгын туры сайлау үткәрелми. Туры сайлау процедурасы партияләр тәкъдиме белән РФ Президенты керткән кандидатуралар саныннан парламент депутатларының төбәк башлыгын сайлап алуга алмаштырылган. Бу процедура бердәм тавыш бирү көне – 8 сентябрьдә узачак.
Хәтерегезгә төшерәбез: РФ Президенты Владимир Путин Ингушетияне 2008 елдан алып җитәкләгән Юныс-бек Евкуров отставкасын 26 июньдә кабул иткән иде. Анда ул Ингушетия башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп соңгы елларда Самара өлкәсе буенча Русиянең Табигать күзәтчелеге ведомствосы җитәкчесе булып хезмәт салган Мәхмүт-Али Калиматовны тәгаенләгән иде.
Читайте нас: