Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 август 2019, 03:24

Русия G7 төркеменә кире кайтырмы, юкмы?

АКШ президенты Дональд Трамп G7 илләре лидерлары Русиянең клубка яңадан кайтуы турында фикер алышкан.

АКШ президенты Дональд Трамп G7 илләре лидерлары Русиянең клубка яңадан кайтуы турында фикер алышкан.
G7 төркеменең киләсе саммиты 2020 елда АКШта үтәчәк һәм Дональд Трамп Русиянең дә ул саммитта катнашырга мөмкин булуы турында әйтәкн. Британия премьеры Борис Джонсон белән очрашыр алдыннан Трамптан шундый фикер яңгырады. Әлеге вакытта Франциянең Биаррице шәһәрендә G7 саммиты бара. Президентның журналистлар белән әңгәмәләшеп торуы турындагы видеоны Ак йорт үзенең сайтына куйган.
Русия ул клубка яңадан әйләнеп кайтырмы-юкмы, билгесез, әмма бу турыда бик җанлы фикер алышу булган. Ләкин ул дискуссиянең эчтәлеге “беркайда да яңгырамачак” дигәннәр.
Читайте нас: