Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 август 2019, 02:48

G8: Русияне башта куалар, әле яңадан чакыралар?

2014 елда Русияне G8-дән, русча әйтмешли, "попросили на выход". Әле яңадан чакыралар...

Русия G8 форматына кайтуны максат итеп куймый, чөнки күп сорауларны G20 форматында хәл итү уңайлырак, дип белдерде президент Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.
“Һәрхәлдә, Русия фикеренчә, геосәясәттәге дөньяви проблемаларны өйрәнү, мисал өчен Кытай һәм Һиндстансыз, нәтиҗәле түгел. Бу җәһәттән “Зур егерме” форматы күпкә уңышлырак”, - дип өстәде Д.Песков.
Шулай ук ул Владимир Путинның Мәскәү башка илләр белән теләсә нинди форматта аралашырга риза дигән сүзләрен җиткерде.
“Зур җиде” төркеменә АКШ, Канада, Япония, Германия, Франция, Бөекбритания, Италия керә. Бу атнада сишәмбе көнне АКШ президенты Дональд Трамп Ак йортта журналистларга Русиянең G8 форматына кайтуын урынлы дип санавын белдерде. CNN телеканалындагы чыганак хәбәр итүенчә, Трамп белән Эмманюэль Макрон (әле Франциядә G7-дә рәислек иткән) телефон сөйләшүендә 2020 елда үтәчәк G7 саммитына Русияне чакыру да зур мәгънәгә ия булыр иде дигән фикергә килгәннәр, имеш.
Читайте нас: