Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 август 2019, 02:23

Мадуро Путинга ни өчен рәхмәтле?

Венесуэла вице-президенты Дельси Родригес Мәскәүгә килеп, Владимир Путинга Ноколас Мадуро һәм ил халкының олы рәхмәтен белдерде.

Русия барлык илләр белән дустанә яшәү яклы. Бездән дистә мең чакрымнарда урнашкан Венесуэла дәүләтенә ярдәм кулы да суздык без. Андагы күпчелек халык ышанычы буенча сайланган президент Николас Мадурога, Америка җитәкчелеге тарафыннан яла ягулар башлангач, Русия, Кытай һәм Төркия җитәкчелеге беренчеләрдән булып аны яклап чыкты. Президент Дональд Трамп, Америкага турыдан-туры буйсыначак икенче президент Хуан Гуаидоны куярга да кыенсынып тормады. Әмма гыйнвар аеннан бирле барган каршылык та ил халкының фикерен үзгәртмәде.
21 август көнне Венесуэла вице-президенты Дельси Родригес Мәскәүгә килеп, Владимир Путинга Ноколас Мадуро һәм ил халкының олы рәхмәтен белдерде.
Читайте нас: