Төбәк Дәүләт советына сайлаулардан соң, халык риза булса, С.Аксенов Кырым белән арытаба идарә итәргә риза булуын белдерде.
Сайлаулар 8 сентябрьдә узачак.
28 июльдә "Бердәм Русия" партиясе РФ президенты Владимир Путинга Ингушетия, Кырым һәм Кабарды-Балкар республикаларының әлеге җитәкчеләре кандидатураларын сайлауда катнашу өчен генераль совет раслаган җирлектә кабат карауга тапшырды.
Аксенов "Бердәм Русия” төбәк кандидатлары исемлеге башында тора. Ул Кырым республикасы белән 2014 елның октябреннән идарә итә.
Төбәк законнары буенча, Республика җитәкчесен Кырым Дәүләт советы депутатлары өч кандидат арасыннан сайлый.