Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 август 2019, 11:21

Путин Макрон белән ни турында сөйләште?

Кичә ягъни, 19 августта, РФ президенты Владимир Путин бер көнлек эш сәфәре белән Франциягә барды.

Кичә ягъни, 19 августта, РФ президенты Владимир Путин бер көнлек эш сәфәре белән Франциягә барды. Владимир Путин Франция президенты Эммануэль Макрон белән Иран, Сүрия, Украинадагы сәяси хәл-вакыйгалар, Мәскәүдәге муниципаль сайлаулар буенча фикер алышты.
Франция президенты Русия белән диалог алып бару мөһимлеген даими ассызыклап килә. Макрон президент булып сайлану белән Путинны Версальгә чакырды, аннары үзе Санкт-Петербургта үткән икътисади форумга килде. Ул шулай ук В.Путинны Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлануының 100 еллыгына да чакырган иде. Лидерлар телефон аша да халыкара темалар буенча даими фикер алышып торалар.
Читайте нас: