Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 август 2019, 13:43

Радий Хәбиров районнар башлыкларына: “Мин озак түздем”

Радий Хәбиров киңәшмә вакытында үз эшләре белән шөгыльләнгән район җитәкчеләрен тәнкыйтьләде.

Республика Хөкүмәтендә Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы киңәшмә вакытында үз эшләре белән шөгыльләнгән район җитәкчеләрен тәнкыйтьләде.

“Киңәшмә трансляциясен тәэмин итүчеләргә мөрәҗәгать итәм, район башлыкларын игътибарлап күзәтегез. Мин озак түздем. Телефоннарында чокчынып утыручы һәм башка сораулар белән шөгыльләнүчеләрне зур экранга чыгарыгыз. Кызыклы булмаса, торып чыгып китегез. Оперативка атнасына 1 тапкыр була, сәгатьтән артмый. Сез нәрсә? 4 яшьлек балалар кебек тик тормыйсыз! Утырып тыңлый алмыйсыз.

Зур экранга чыгарыгыз, мөһим сораулар хәл ителгән киңәшмәдә район халкы үзләренең башлыгы нәрсәләр эшләп утырганын күрсен”, - диде Радий Фәрит улы.
Читайте нас: