Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 август 2019, 03:13

Урманнарны махсус яндырганнар, ди

Генераль прокуратура вәкиле законсыз урман кисүләрне һәм урлашуларны яшерү максатында, урманнарны махсус яндыруларын ачыкладык, дип белдерде.

8 августта Генераль прокуратура вәкиле законсыз урман кисүләрне һәм урлашуларны яшерү максатында, урманнарны махсус яндыруларын ачыкладык, дип белдерде. Беркемгә дә сер түгел, рөхсәтсез киселгән иң яхшы һәм сыйфатлы агачлар Кытай ягына агыла.
Русия табигать министрлыгы җитәкчесе Дмитрий Кобылкин: “Рөхсәтсез кисү һәм урлашулар дәвам итсә, Кытайга агач сатуны бөтенләй туктатырга туры киләчәк. Агач сатуларны туктату өчен Кытай хокук саклау органнары белән бергә эшләргә кирәк”, - дип белдерде. Бу безнең Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең көчсезлеген күрсәтә түгелме соң? Июль аенда Владимир Путин да рөхсәтсез урман кисүчеләр белән көрәшне көчәйтергә кушты. Ил җитәкчесе 1 сентябрьгә кадәр космик технологияләр ярдәмендә күзәтчелек белән шөгыльләнүче махсус комиссия төзергә күрсәтмә бирде.
Читайте нас: