Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 август 2019, 13:53

Гаиләсен эзәрлекләячәкләр, мөгаен

Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбек Атамбаевны 14 җинаятьтә гаеплиләр/

Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбек Атамбаевны 14 җинаятьтә гаеплиләр, дип белдергән адвокаты Сергей Слесарев. Яклаучының сүзләренә караганда, ил башлыгын Кой-Ташта җир участокларын законсыз үзләштерүдә гаеплиләр. “Анда ике төрле җир – берсе арендада, икенчесе шәхси милектә”, - ди юрист. Атамбаев бернинди дә күрсәтмәләр бирмәгән, бер нинди дә документка кул куймаган. Кыргызстанның хәрби прокуратурасы Атамбаевны ТЭЦны модернизацияләүдә хокук бозган һәм “Форум” бинасын законсыз үзләштергән дип тә шикләнә.
Президентның тормыш иптәше Рәйсә Атамбаева да үзенә карата җинаять эше ачарлар һәм бөтен гаиләсен эзәрлекли башларлар дип куркуы турында әйткән.
Читайте нас: