Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 август 2019, 03:19

Путинны нигә Финляндиягә чакырганнар?

21 августта Владимир Путин фин республикасы президенты Саули Ниинистё чакыруы буенча Финляндиягә эш сәфәре белән барачак.

21 августта Владимир Путин фин республикасы президенты Саули Ниинистё чакыруы буенча Финляндиягә эш сәфәре белән барачак. Бу хакта Хөкүмәт канцеляриясендә махсус хәбәр басылып чыккан.
“Ниинистё белән Путин президент сараенда рәсми сөйләшүләр алып барачак. Финляндия һәм Русиянең икеяклы мөнәсәбәтләреннән башка президентлар төбәк һәм халыкара сорауларны да өйрәнәчәк”, - диелә бу хәбәрдә.
Арытаба президентлар уртак матбугат коференциясе үткәрәчәк. Эш сәфәре Суоменлиннның Диңгез ныгытмасында кичке аш белән тәмамланачак. Дәүләт башлыклары соңгы тапкыр 2019 елның апрелендә Санкт-Петербургта узган Арктик форумда очрашкан иде.
Читайте нас: