Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 август 2019, 13:21

Кыргызстан президентлары: кем җиңәр?

Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбек Атаембаевның кулга алынуына Көнбатыш та үз мөнәсәбәтен белдерде.

Милли хәвефсезлек дәүләт комитетында аны дәүләт әйләнеше ясарга маташуда гаепләүләре турында белдергәннәр. Әмма Кыргызстан экспертлары бу хәлнең Көнбатышка ошамаячагын фаразлый. Илнең экс-лидерының язмышы ничек тәмамланыр, билгесез. Әйткәндәй, Кыргызстанның элеккеге президентлары Корманбәк Бакиев белән Аскар Акаев хәзер чит илләрдә яшиләр, нишләптер эмиграцияләүне хуп күргәннәр. Максим Бакиев – Лондонда утыра, әтисе – Минскида, Аскар Акаев – Мәскәүдә. Атамбаев та күпне белә, шуңа аңа үз илендә тыныч кына яшәргә бирмәсләр, әгәр ул үзенә тагылган гаепләрдән котыла алса, элеккеге хезмәттәшләре артыннан китәр, дип уйлый күпләр.
Алмазбек Атамбаевның адвокаты Гаага трибуналына апелляция бирүләре турында хәбәр иткән. Шулай итеп, Атамбаевның эшен намус белән алып барырлар дигән өметләре бар кыргызстанлыларның.
Көнбатыш гәзитләре исә бу вакыйгаларны нейтраль позициядә язып чыкканнар. “Би-би-си” вакыйгаларны хронологик тәртиптә генә санап чыккан, ә менә The Guardian матбугатында: “Элеккеге президентның көрәштәше белән мөнәсәбәтләре кискенләшү Үзәк Азия илен сәяси кризиска илтеп җиткерергә мөмкин” дигән фикер яңгыраган. Әлеге президент Сооронбай Жээнбеков былтыр үз кабинетыннан Атамбаев яклыларны куып чыгарган булган.
Reuters агентлыгы Атамбаев ягын күбрәк яктырткан. Al Jazeera гәзите исә “Дус дигәнең дошман булып чыккан” дигән баш астында мәкалә язган.
Читайте нас: