Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 август 2019, 03:04

G7 саммиты: Мәскәү белән диалогка бик җитди карыйлар

Франция Русия белән диалог алып баруны мөһим вакыйга дип саный/

Франция һәм Русия президентлары Эмманюэль Макрон белән Владимир Путинның диалогы зур әһәмияткә ия дип белдерәләр Елисей сараенда Биаррицада 24-26 августта узачак G7 (“Зур җиде) саммиты уңаеннан.
“Макрон Владимир Путинны үзенең җәйге резиденциясе – форт Брегансонга 19 августта чакырды, - ди Франция лидерына якын чыганак. – Франция Русия белән диалог алып баруны мөһим вакыйга дип саный, шул исәптән Биаррицада узачак Җиде төркеме киңәшмәсе алдыннан “.
“Бу сәфәр РФ белән дәвам иткән диалог кысаларына керә. Ул безнең мөнәсәбәтләр һәм Европаның бу мөһим күрше белән мөнәсәбәтләре үсешенә юл куя, - ди хакимият вәкиле. – Без ачык, гадел, безнең уртак кызыксынуларыбызга һәм мөнәсәбәтләргә кагылышлы темаларны күтәрә торган диалог булуын телибез”.
Агентлык әңгәмәдәше шулай ук Макрон Владимир Путин белән Сүрия, Ливя һәм Украинадагы хәлләрне җайлаштыру сорауларын күтәрергә исәп тота дип бедерде.
Читайте нас: