Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 август 2019, 04:27

Грузия безнең аркада бөлгән, ди

Белүегезчә, июнь һәм июль айларында Грузиядә халык чуалышлары, төрле митинглар шаулап алды.

Белүегезчә, июнь һәм июль айларында Грузиядә халык чуалышлары, төрле митинглар шаулап алды. Хәер, Русия сәясәте белән риза булмаучыларның, Грузиядә беркайчан да тынып торганы юк. Чуалышлар барышында зыян күрүчеләр һәм тән җәрәхәтләре теркәлә башлагач, Владимир Путин Русия гражданнарын Грузиягә барудан тыелып торырга чакырды. Шул ук вакытта, ил җитәкчелеге ике ил арасында авиабәйләнешне дә туктатып торырга күрсәтмә бирде. Грузия премьер-министры Мамука Бахтадзе “Русия гражданнарының безгә ял итәргә килүләре кимү аркасында, ил 60 миллион доллар керем югалтты”, - дип чыгыш ясады.
Илдә тынычлык һәм Русия туристларына карата начар мөнәсәбәт булганда, анда ял итәргә кемнең барасы килсен инде?!
Читайте нас: