Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 август 2019, 19:10

НАТО сакланырмы?

Кайбер кечкенә илләр НАТО хәрби оешмасы әгъзасы булырга теләгәндә, көчлеләре һәм үз сүзен әйтергә курыкмаганнары аңардан чыгарга да күп сорамый.

Кайбер кечкенә илләр НАТО хәрби оешмасы әгъзасы булырга теләгәндә, көчлеләре һәм үз сүзен әйтергә курыкмаганнары аңардан чыгарга да күп сорамый. Мәсәлән, Төркия АКШ ракеталары урынына, Русиянең С-400 саклану ракета комплексын сатып алу буенча килешү төзү белән, аңа карата каты басым ясала башлады. Американың ил һәм хәрби җитәкчелеге НАТО оешмасы илләрен, бары, аларның коралын сатып алуга өнди, килешмәүчеләргә караш бик тиз үзгәрә. Төркия җитәкчелегенең Дональд Трампның янау һәм кисәтүләренә дә карамыйча, безнең С-400 комлексын сатып алуы, аның ачуын тагын да ныграк кабартты. Нәтиҗәдә, Америка Төркиягә үзенең F-35 хәрби очкычларын сатмаячагы хакында белдерде. Әйткәндәй, Төркия F-35 очкычын уйлап табу һәм җитештерүдә зур гына акча бүлгән илләрнең берсе. Шуннан күренә инде, АКШ ның бер хәрби оешмада булган илләргә карата да үзенең карашы нинди икәнлеген. Төркия җитәкчелеге артык исе китми генә “АКШ F-35 очкычын сатмаса, без Русиянең СУ-35 хәрби очкычын сатып алачакбыз”,- дип белдерде. Чынлап та, Төркия Украина кебек хәрби чыгымнарга акча сорап ятмый бит. Үз акчасына кемнән нәрсә сатып алырга, нигә рөхсәт сорап торырга тиеш әле ул?
Читайте нас: