Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 август 2019, 03:32

Путин белән Абэ гына булдырачак

...Русиядә Путин кебек үк Япония белән кызыксынган башка беркем дә юк.

Япония премьер-министры Синдзо Абэ һәм РФ президенты Владимир Путинның икеяклы мөнәсәбәтләр үсешендә кызыксынулары көчле, бары тик алар гына солых килешүе проблемасын хәл итә алачак. Бу фикерне Sankei гәзитендә басылып чыккан колонкада Мәскәү һәм Токио диалогы сораулары белән шөгыльләнүче япон сәясәтчесе Мунэо Судзуки белдерә.
“Русиядә Путин кебек үк Япония белән кызыксынган башка беркем дә юк. Япония сәясмәннәре арасында да Абэ кебек үк Русия белән дипломатияне алып бару мәсьәләләрен яхшы белгән кеше юк. Шуңа күрә бары тик алар икәү генә бу мәсьәләне хәл итә алачак”, - дигән ышанычта Судзуки.
Читайте нас: