Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 август 2019, 10:32

Зеленский Путинга нәрсә дигән?

Ике Владимир 7 августта телефоннан сөйләшкән.

Украина Президенты Владимир Зеленский 7нче август көнне телефон аша Владимир Путин белән сөйләшүе хакында белдерде. Ул: “Донбасс ягыннан атулар нәтиҗәсендә 4 украин хәрби үтерелде, сезнең аларга басым ясавыгызны сорыйм. Мондый адым безнең араларның якынаюына китерми”, - дигән. Украина җитәкчесе Норманд форматында катнашучы илләр – Украина, Русия, Германия, Франция җитәкчеләренең якын арада очрашып, Донбасстагы хәлләрне ачыкларга чакырган. Донбасс җитәкчелеге “хәрбиләр бездән ерак җирдә һәлак булганнар, монда безнең кысылыш юк”, - дип чыгыш ясады.
Читайте нас: