Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 август 2019, 15:06

Атамбаевны кулга алу буенча махсус операциядә зыян күрүчеләр саны 52гә җиткән

Экс-президентны тота алмаганнар.

Кыргызстанның элекке президентын кулга алу буенча Бишкектан егерме чакрым ераклыкта урнашкан Кой-таш авылындагы резиденциясендә каршылык туды. Экс-президентны тота алмаганнар.
Генераль прокуратура “Киңкүләм тәртипсезлекләр” һәм “Хулиганлык” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Алты ел ил белән идарә иткән Алмазбәк Атамбаев властьны үз теләге белән чордашы Сооронбай Жээнбековка тапшырган иде. Июнь ахырында парламент экс-президент исеменә гаепләү исемлеген тапшырган. Суд аны гаепле дип тапса, сәясмәнне гомергә ирегеннән мәхрүм итүләре бар.
Атамбаев үзе бу гаепләүләрне “абсурд” ди һәм халкы алдында намусы чиста булуын, президент постындагы кылыклары өчен җавап бирергә әзерлеген белдерә.
Читайте нас: