Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 август 2019, 02:58

Абхазиядә 4,5 миллион русияле ял иткән

Абхазиядә безнең туристлар да бик теләп ял итә.

Абхазия башлыгы Рауль Хаджимба Владимир Путин белән Сочида очрашкач “Сухум” аэропортын төзекләндерү һәм Абхазиянең башка мөһим икътисади, финанс мәсьәләләре турында сөйләшергә җыенуын белдерде.
“Сухум” аэропорты ачылган очракта чит илдән килүче туристлар саны да артыр иде дигән ышанычталар биредә.
Бу аэропорт 1960 елларда төзелгән. 1993 елда ябылган. Шул вакытта әле тәүлегенә ул биш мең кешене кабул итәрлек булган. 3,6 чакрым озынлыгындагы очыш юлы да төрле типтагы гражданнар самолетлары өчен уңайлы.
Русия-Абхазия сәяси диалогы җанлы алып барыла. РФ бу дәүләтнең төп сәүдә партнеры булып тора. 2018 елда сәүдә әйләнеше 258,6 млн доллар тәшкил иткән.
Абхазиядә безнең туристлар да бик теләп ял итә. Росстат мәгълүматлары буенча, 2018 елда анда 4,5 миллион русияле булып кайткан.
Читайте нас: