Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 август 2019, 11:00

Америка илчесе Мәскәүдән китмәкче

АКШның Русиядәге илчесе Джон Хантсман вазифасыннан китәргә җыена, диләр.

АКШның Русиядәге илчесе Джон Хантсман вазифасыннан китәргә җыена, диләр.
Русия президенты Владимир Путин белән АКШ җитәкчесе Дональд Трамп телефон аша сөйләшкәндә бу хәбәр буенча да фикер алышканнар. Шулай да Американың Мәскәүдәге чираттагы илчесе кем булыры хакында әйтелмәгән.
Джон Хантсман әлеге вазифада 2017 елдан эшли. Соңгы берничә айда аның хатыны Мэри Кэй белән калган дипломатлар һәм танышлары өчен хушлашу табыннары үткәрүләре билгеле. Мәскәүдән китәләр диюләре хактыр, күрәсең. Хантсманның Юта штаты губернаторы вазифасына үз кандидатурасын күрсәтергә җыенуы хакында сүзләр йөри иде шул.
Читайте нас: