Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 август 2019, 11:00

Сөйләшүләре кыска булган

"Путин белән сөйләшү конструктив булды", - диде Трамп.

Ак Йорт янында журналистлар алдында чыгыш ясаганда Америка җитәкчесе Дональд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшүен уңай бәяләве турында әйткән. Трамп әйтүенчә, бу сөйләшү “кыска”, әмма “конструктив” булган.
Америка лидеры урта һәм кече ераклыкка очучы ракеталарны ликвидацияләү турындагы килешү темасы күтәрелмәде дип ачыклаган. “Без бу хакта сөйләшмәдек. Башлыча Себер урманнарында һәм Русиянең башка урыннарындагы янгыннар турында сөйләштек”, - дигән Трамп әфәнде.
Әйткәндәй, Дональд Трамп Путин белән телефоннан сөйләшкәндә урман янгыннары белән көрәштә ярдәм тәкъдим иткән. Русия лидеры бу уңайдан рәхмәтен җиткергән һәм янгыннар белән көрәштә төбәкләрдә көчле авиагруппалар оештырылуы турында җаваплаган.
Трамп әфәнде Америка Кушма Штатларының атом-төш коралын контрольдә тоту буенча килешүләргә ирешергә теләве турында да әйткән
Читайте нас: