Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 июль 2019, 12:04

Республикада 27 башлык алышынган

- Дәүләкәннән начар кәеф белән кайттым. Анда яшәүчеләр үзләренең башлыгын мин килгәч тәүге тапкыр күрделәр, - ди Радий Фәрит улы.

Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларына соңгы «Кытай кисәтүе” белдергән. Республика җитәкчесе сүзләре буенча, башкача ул район начальниклары көен көйләмәячәк. Ләкин район башлыклары Радий Хәбировны ишетми генә түгел, алардан нәрсә таләп итүне дә аңламыйлар шикелле.
- Кадрлар белән ныклап эшләргә туры киләчәк, чөнки 48% антирейтинг белән эшләп буламыни? - дип аптырый Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе сүзләре буенча, район начальнигының төп сыйфаты – кешеләр белән аралаша белү һәм алар белән даими очрашып тору.
- Ә бездә кайсыбер башлыкларны хөрмәт итү генә түгел, хәтта күралмыйлар, - ди Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы.
Мэрның начар эшләве мисалы итеп ул Дәүләкән районын китерде.
- Дәүләкәннән начар кәеф белән кайттым. Анда яшәүчеләр үзләренең башлыгын мин килгәч тәүге тапкыр күрделәр, - ди Радий Фәрит улы.
Әйткәндәй, Радий Фәрит улының кадрлар хакындагы сүзләрен ишетү белән Бөре районы башлыгы Александр Груздев һәм Благовещен районы Фәрит Фазылов үз теләкләре белән отставкага китте.
Узган елның октябреннән, Радий Хәбиров республиканы җитәкләгәннән соң, ул “җирдә эшләүче кешеләргә” - район башлыклары һәм мэрларга - өмет итүен белдерде, районнарда “түрәлек”кә юл куймаячагын, “ә кем моның белән риза түгел, китә ала” дип тә әйткән иде.
- Минем өчен башлыклар – партнёрлар, - ди Радий Хәбиров. – Бер яклап бу әйбәт инде, ләкин икенче яклап караганда бәла да. Чөнки район башлыгын үземнең партнёрым дигәндә, аның барлык проблемалары миңа да күчә. Моңа кадәр кешеләр “яхшы патша”га ышанса, хәзер мин начар район башлыгын яклаучы “начар патша”га әйләнә алам.
- Барысын да кешеләр белән очрашырга чакырам, - дип зарлана төбәк җитәкчесе. – Берсе комачауламый, ә алар моны эшләми. Тиешенчә эшләсеннәр өчен, кызганычка каршы, кадрларны алмаштырырга туры килә.
Әйткәндәй, Радий Хәбиров эшләгән вакыт эчендә 27 башлык алышынды. Мөгаен, бу сан үзгәрәчәк әле.
Читайте нас: