Израильнең премьер-министры һәм “Ликуд” партиясе лидеры Биньямин Нетаньяху үзенең сайлау алды кампаниясендә Русия Президенты Владимир Путинның образын кулланган: Тель-Авивтагы штаб-фатирлары урнашкан күпкатлы йортның тышкы ягына үзен Русия, АКШ, Һиндстан президентлары янына куеп фото элгән. Владимир Путин, Дональд Трамп белән Нарендра Моди Израильдәге хезмәттәшләренә елмаеп карап тора һәм кулын кыса. Баннерда: “Нетаньяху башка лигадан” дип язылган.