Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 июль 2019, 09:46

Латвиянең Русия белән дуслашасы килә. Ә Русия?

Рига һәрчак Мәскәү белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булырга омтылган.

Латвия президенты Эгилс Левитс тиешенчә әзрләнгән очракта Владимир Путин белән очрашу мөмкинлеге бар дип белдерде.
“Тиешенчә әзерләнгән очракта һәм минем Русиягә сәфәрем яисә Русия президенты белән очрашуым икеяклы мөнәсәбәтләр үсешенә нинди дә булса йогынты ясавын күрсәм, әлбәттә, мин моны эшләр идем. Ләкин биредә ике якның да әзерлеге таләп ителә”, - дип Sputnik Латвия Левитс сүзләрен китерә.
Sputnik билгеләвенчә, Рига һәрчак Мәскәү белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булырга омтылган.
“Русия – безнең күршебез, һәм без Русия белән дә башка күршеләр белән кебек үк һәрчак әйбәт мөнәсәбәттә булырга тырышабыз. Барлык күршеләр белән дә, шул исәптә Русия белән дә, мөнәсәбәтләр халыкара хокук нигезләрендә төзелергә тиеш. Бу бик мөһим. Мөнәсәбәтләрдә бер-береңне хөрмәт итү булырга тиеш. Русиягә мөнәсәбәтебез шундый безнең”, - дип төгәлләде сүзен Левитс.
Читайте нас: