2020 елда ШОС һәм БРИКС Чиләбедә түгел, ә Петербургта узачак. Бу хакта Чиләбе өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алексей Текслер белән 19 июльдә узган очрашу вакытында Русия президенты Владимир Путин хәбәр итте.
“Әлеге чараларда катнашучылар саны арту сәбәпле, без аларны ике шәһәргә бүләргә мәҗбүр булачакбыз. Дәүләтләр башлыклары саммиты үзе Санкт-Петербургта үтәчәк”, - диде президент.
Ә эшлекле очрашуларның кайсыберләре Чиләбедә узачак.