Сүрия президенты Бәшәр Асад РФ Президенты Владимир Путинны ике ил арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләргә 75 ел тулу уңаеннан коталу телеграммасы җибәргән. Асад әфәнде Сүрия халкы һәм үз исеменнән тарихи дуслык белән горурлануын турында язган. Сүрия киләчәктә дә Русия белән бөтен өлкәдә дә мөнәсәбәтләрне үстерүгә ниятләвен, бу ике ил өчен дә отышлы булуын һәм үзара мәнфәгатьләргә җавап бирә, дигән.