Виза чит ил гражданнарына күрше төбәккә – Ленинград өлкәсенә дә килү хокукы бирәчәк. Бу визаның ни рәвешле эшләп китүе әлегә ачык түгел, шулай да мондый режим Ерак Көнчыгышта гамәлгә кертелде. Визаны берничә көн эчендә рәсмиләштерергә мөмкин, ул бер ай дәвамында үз көчендә булачак. Һәм турист Русия территориясендә 8 көнгә якын йөри алачак.
Визаны рәсмиләштерүче илләр исемлеге чикләнгән. Владивосток өчен алар – 18, мәсәлән, Һиндстан, Катар, Кытай, Корея, Марокко, Мексика һәм Әмирлекләр.