Украинада Американың махсус вәкиле Курт Волкер Донецк һәм Луганск халкының Русия гражданлыгын алуның гадиләштерелгән ысулын Минск килешүләренә каршы килә дип белдерде. Бу хакта ул Twitterда язып чыкты.
Владимир Путин 17 июльдә үзенең указында гадиләштерелгән ысул белән Русия гражданлыгын ала алган Украина гражданнары санын арттырды. Документка ярашлы, “Донецк һәм Луганск өлкәләренең (ягъни ДНР һәм ЛНР) аерым районнарында яшәүчеләр генә түгел, ә бу өлкәләрдә яшәүче барысы да” гадиләштерелгән ысул ярдәмендә Русия гражданлыгына өмет итә ала.
Әлеге вакытта Украина законнары украиннарга чит ил гражданлыгы алуны кабул итми, ә башка ил гражданлыгын алу Украина паспортыннан колак кагуга тиң.