Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 июль 2019, 12:40

Хакимияттә яңа тәгаенләүләр

Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары итеп Урал Килсенбаев тәгаенләнде. Урал Таһир улы 1982 елда Күгәрчен районының Юлдыбай авылында туып-үскән. Башкорт дәүләт университетын, БР президенты янындагы дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясен тәмамлаган. Хезмәт юлын 2004 елда БР Дәүләт яшьләр сәясәте комитетының әйдәүче белгече булып башлый. 2007—2009 елларда шушы Комитетның бүлек начальнигы вазифасын башкара.

БР башлыгының Иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе начальнигы итеп Азат Бадранов тәгаенләнде.Азат Шамил улы 1986 елда Уфада туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Н.Э Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетын һәм Русия Фәннәр академиясенең дәүләт һәм хокук институты аспирантурасын тәмамлаган. Хезмәт юлын 2006 елда шәхси эшкуар буларак башлый. Ә 2010 елда “Фәйзи Гаскәров исемендәге халык бию ансамбле” дәүләт мәдәният һәм сәнгать учреждениесенең юрисконсульты вазифасын башкара.
Читайте нас: