Русия президенты Владимир Путин Германия канцлеры Ангела Меркельне туган көне белән котлап телеграмма юллады. Русия президенты 65 яше тулган немец сәясәтчесенең җитәкче сыйфатларын һәм күпьеллык уңышлы эшчәнлеген билгеләде. Ул шулай ук мөнсәбәтләрне һәм ачыктан-ачык сөйләшүләрне югары бәяләвен җиткерде. Сәясәтчеләр телефон аша да сөйләштеләр.