Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 июль 2019, 10:02

Путин Таможня хезмәтенең байрагын раслады

Русия президенты Владимир Путин Федераль таможня хезмәтенең байрагын, әләмен һәм эмблемасын раслады.

Русия президенты Владимир Путин Федераль таможня хезмәтенең байрагын, әләмен һәм эмблемасын раслады.Президент указында әйтелүенчә, байрак — Федераль таможня хезмәтенең рәсми символы һәм реликвиясе — таможня органнарының традицияләрен чагылдыра. Ул — чит-читләре ак каймалы туры өчпочмаклы яшел төсле тукыма. Периметрында - үрелгән алтынсу орнамент.
Үзәктә канатларын күтәргән таҗлы ике башлы алтын бөркет урнаштырылган. Байракның икенче ягында Федераль таможня хезмәтенең эмблемасы: ике башлы алтын бөркетне астан яртылаш каплап торган дүртпочмаклы яшел геральдик калкан сүрәтләнгән. Калканда бер-берсе белән кисешкән факел белән махсус тимер таяк (жезл) тора.
Читайте нас: