Узган елның ноябрендә Владимир Путин һәм Япониянең премьер-министры Синдзо Абэ 1956 елда төзелгән ике яклы Уртак декларация нигезендә тынычлык килешүе төзү өстендә активрак эшләргә сөйләшкәннәр иде. Ләкин Русия ягы: “1956 елда кул куелган декларация әлеге хәлендә кулланыла алмый” дигән фикердә. Атап әйткәндә, Мәскәү Вашингтон һәм Япония арасындагы альянс кысаларында Япониядә Америка хәрбиләренең саны артудан шикләнә.