Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 июль 2019, 16:32

Рөстәм Миңнеханов безгә рәхмәт әйтте

Кичә Архангель районында Уфа-Инзәр-Белорет юлында Татарстан туристлары белән King Long автобусы авариягә очравы хакында язган идек.

Архангель районында Уфа-Инзәр-Белорет юлында Татарстан туристлары белән King Long автобусы авариягә очраган иде. Автобуста барлыгы 40 кеше: 39 пассажир һәм 1 водитель булган. 9 кеше (шул исәптән 2 бала) төрле тән җәрәхәтләре алулары турында хәбәр иттек. Аларны Кырмыскалы һәм Архангель районнары дәваханәләренә озатканнар. 6 кешенең гомере өзелгән.
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов бу хәлне үз контроленә алган. Авариядә каза күрүчеләргә бөтен ярдәм дә күрсәтеләчәк. Аларның барсын да Татарстан дәваханәләренә алып кайтачаклар. Кирәк булса, республика җитәкчесенең күрсәтмәсе белән санитар авиация дә бу эшкә кушылачак.
Рөстәм Нургали улы каза күрүчеләргә үз вакытында ярдәм күрсәткәннәре өчен Башкортстандагы хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде. Башкортстан Башлыгы исеменә телеграмма җибәрелгән.
Читайте нас: