Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 июль 2019, 11:05

Путин французларны нәрсә белән котлаган?

Котлауда Европада хәвефсезлек һәм тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Русия белән Франция мөнәсәбәтләренең югары билгеләнүе турында әйтелгән.

Владимир Путин Франция президенты Эмманюэль Макронны Бастилияне алу көне белән котлады.
Котлауда Европада хәвефсезлек һәм тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Русия белән Франция мөнәсәбәтләренең югары билгеләнүе турында әйтелгән. Ике ил сәяси, сәүдә-икътисади һәм башка өлкәләрдә уңышлы хезмәттәшлек итә ала.
Франциядә 1880 елдан алып 14 июльдә милли бәйрәм: Бөек француз революциясе вакытында 1789 елның 14 июлендә Бастилияне штурмлау (бу абсолютизмны бәреп төшерү билгесе) һәм бер елдан 1790 елның 14 июлендә Федерация бәйрәме белән бәйле. Бу ике бәйрәмне берләштереп “Милли бердәмлек көне” дип атыйлар.
Читайте нас: