Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 июль 2019, 11:01

Владимир Зеленский Путиннан үрнәк алмакчы

Зеленский безнең КамАЗга утырып, күпер аша үтәсе килүе дә хөрмәт уята”, - дип сөйләде Гемпель РИА Новости агентлыгына.

Украина президенты Владимир Зеленский, КамАЗда Днепр аша күпер ачарга җыенып, чынында Владимир Путиннан үрнәк ала башлады бит, дип белдерә Кырым парламентының халыкара мөнәсәбәтләр буенча комитет башлыгы Юрий Гемпель.
Гемпель шул рәвешле Зеленскийның Днепр (элекке Днепропетровск) мэры Борис Филатов белән килешенгән парига комментарий бирде. Бәхәс нигезендә Днепр аша озак вакыт дәвамында ремонтланган Яңа күпер тора. Аны эксплуатациягә 14 сентябрьдә тапшырырга тиешләр. Әгәр дә мәгәр бу срокка кадәр өлгермәсәләр, Борис Филатов отставкага китәчәк, ди имеш. Җитмәсә, Украина президенты офисы башлыгы Андрей Богдан әйтүенчә, Зеленский күперне үзе ачачак һәм аның буйлап КамАЗда җилдереп үтәчәк.
Хәтерегездә булса, Владимир Путин да былтыр Кырым күперенең автомобиль өлешен ачканда КамАЗда үткән иде.
“Дөнья масштабындагы лидер – Владимир Путиннан үрнәк алып, Зеленский дөрес адымнар ясый башлады. Аннары, Зеленский безнең КамАЗга утырып, күпер аша үтәсе килүе дә хөрмәт уята”, - дип сөйләде Гемпель РИА Новости агентлыгына.
Читайте нас: