Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 июль 2019, 11:10

Ике Владимир беренче тапкыр сөйләште

Русия президенты Владимир Путин белән Украина җитәкчесе Владимир Зеленский телефон аша ни хакында сөйләшкән?

Русия президентының матбугат сәркатибе Песков Путинның Зеленский белән телефоннан беренче сөйләшүе турында әйткән.
Бу сөйләшү 20 минутлап барган. “Әлеге әңгәмәгә килгәндә, бу - ике президентның танышуы кебегрәк булды. Алар беренче тапкыр телефоннан аралаштылар. Элек президентлар арасында нинди дә булса элемтә юк иде”, - диде Кремль вәкиле. Песков әйтүенчә, бу сөйләшү ярыйсы ук прагматик характерда үткән.
“Путин сөйләшүдән канәгать калганмы?” - дигән сорауга Песков болай дигән: “Әңгәмәнең тоны, эмоциональ төсмерләре турында әле әйтеп торырга кирәкме икән? Аларның беренче сөйләшүе факт буларак мөһимрәк”.
“Президентлар үткән елның ноябрендә Керчь бугазы акваториясендә Русия дәүләт чикләрен бозган өчен кулга алынган украин морякларын азат итү турында сөйләштеләрме?” дигән сорауга Песков “эшләрнең экспертлар дәрәҗәсендә дәвам итәчәген” хәтергә төшергән.
Читайте нас: