Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 июль 2019, 11:03

Дус яшәүгә ни җитә?!

Соңгы арада Грузиядә Русиягә каршы төрле яманатлар тагарга теләүчеләр күбәйде.

Соңгы арада Грузиядә Русиягә каршы төрле яманатлар тагарга теләүчеләр күбәйде. Әлеге дәлилсез һәм хаксыз яла ягуларга каршы Дәүләт Думасы Хөкүмәтне бу уңайдан чара күрергә чакырды. Беренче чиратта, Грузиядән безгә чыгарылучы "Боржоми" суын һәм грузин шәрабларын кертүне тыярга кирәк, дигән тәкъдим белән чыктылар депутатлар. Әмма Владимир Путин: "Грузин халкына хөрмәт йөзеннән, бу адымны хупламыйм", - дип чыгыш ясады. Грузиянең "Рустави 2" телеканалы генераль директоры Николаз Гварамия: “Хәзер без Путин яхшы, дип рәхмәт әйтергә тиешмени?! Товарларны Русиягә түгел, ә Украинага чыгарырга кирәк”, - диде.
Күпчелек аның сүзләрен куәтләмәде, ә киресенчә, мондый мөрәҗәгать Русия белән Грузия арасындагы мөнәсәбәтләрне тагы да катлауландырачак кына, диделәр.
Читайте нас: