Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 июль 2019, 11:27

Лукашенко Зеленскийның тәкъдимен хуплады

Белоруссия президенты Александр Лукашенко Украина президенты Владимир Зеленскийның Минскида Русия, Украина, АКШ, Бөекбритания, Германия һәм Франция лидерлары катнашлыгындагы халыкара очрашу оештыру тәкъдимен хуплады.

Белоруссия президенты Александр Лукашенко Украина президенты Владимир Зеленскийның Минскида Русия, Украина, АКШ, Бөекбритания, Германия һәм Франция лидерлары катнашлыгындагы халыкара очрашу оештыру тәкъдимен хуплады. Бу хакта Белоруссия лидеры матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
“Безнең президент Владимир Зеленский тәкъдимен тулысынча хуплый. бу позиция үзгәрешсез, бер-беребезгә корал төзәве аша карарга кирәкми, җыелган проблемаларны утырып хәл итәргә кирәк”, - диелә хәбәрдә.
Кичә Владимир Зеленскийга Путинга мөрәҗәгать итеп, АКШ, Бөекбритания, Германия һәм Франция катнашлыгында Минскида очрашу тәкъдиме белән чыкты. Аның сүзләре буенча, “Кырым кемнеке булуын, Донбасста кемнәр юк икәнлеге турында сөйләшергә кирәк”. “Сөйләшү өчен компания”не АКШ президенты Дональд Трамп, Бөекбритания премьер-министры Тереза Мэй, Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Франция президенты Эмманюель Макрон йөзендә булдырырга тәкъдим итә.
Читайте нас: