Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 июль 2019, 10:46

БАМны киләчәктә нәрсә көтә?

Русия Президенты Владимир Путин төзүчеләрне, БАМ шәһәрләре һәм посёлокларында яшәүчеләрне Байкал-Амур магистрале (БАМ) төзелешенә 45 ел тулу уңаеннан кайнар котлады.

Русия Президенты Владимир Путин төзүчеләрне, БАМ шәһәрләре һәм посёлокларында яшәүчеләрне Байкал-Амур магистрале (БАМ) төзелешенә 45 ел тулу уңаеннан кайнар котлады.
БАМ төзелешен ул ил өчен җитди вакыйга дип атады. Путин шуны да өстәде, илебез алдында яңа мәсьәләләр тора, һәм якын арада транспорт инфраструктурасы үсешендә Русия зур алга китешкә ирешергә тиеш.
Төзелешендә 2 миллионга якын кеше катнашкан магистраль гомумхалк проектына әверелә. 1970-1980 елларда булдырылган транспорт инфраструктурасы Азия-Тын океан төбәкләре өчен зур әһәмияткә ия була һәм аларны Евразия белән бәйләүче ышанычлы транзит маршрутына әйләнә.
Русия алдында торган өстенлекле проектлар исәбендә Владимир Путин БАМ һәм Транссибның масштаблы модернизациясен, 2025 елга алар аша үтүче еллык йөк күләмен 200 миллион тоннадан арттыруны да әйтеп узды.
Читайте нас в