Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 июль 2019, 03:36

Сирия һәм Ливия турында сөйләшкәннәр

Русия Президенты Владимир Путин белән Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган телефоннан сөйләштеләр.

Русия Президенты Владимир Путин белән Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган телефоннан сөйләштеләр. Кремльнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Төркия башлангычы белән оештырылган телефон әңгәмәсенең төп темасы Сирия һәм Ливиядәге хәлләр булган.
“Ливиядәге хәлләрнең кискенләшүенә карата икеяклы борчу белдерелде. Тиз арада ут ачуларны туктатырга һәм сөйләшүләрне тергезергә кирәклеге ассызыкланды, - диелә Кремль хәбәрендә. – Сириядәге хәлләрне җайлаштырыр өчен сәяси-дипломатик мөнәсәбәтләрне активлаштыру мөһимлеге дә искәртелде. Шул исәптә Астана форматындагы консультацияләр кысаларында да”.
Төркия лидеры Баренцев диңгезендә һәлак булган офицерларның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты.
Читайте нас: