Владимир Путин Италия премьер-министры Джузеппе Конте белән сөйләшү нәтиҗәләре буенча оештырылган матбугат конференциясендә: “Русия белән Европа мөнәсәбәтләрен тергезү өчен киртәләр күрмим”, – диде. Ул Еврокомиссиянең яңа җитәкчелеге Русиягә каршы санкцияләрнең зыянын аңлап торадыр дигән ышаныч белдерде.
“Мөмкинлекләр һәрвакыт бар. Без күп кенә тармакларда – табигый партнерлар, географик якынбыз, безнең–- бердәм цивилизацияле код, шуңа күрә мин мөнәсәбәтләрне тулысынча тергезүдә үтеп чыга алмаслык киртәләр күрмим”, – диде Русия лидеры.
Конте дә Италия ЕС һәм Русия арасындагы элемтәләрне нормальләштерүдә үзенең ролен уйнар дигән фикерне җиткерде.