Русия президенты Владимир Путин, Италиягә эш сәфәре белән килгәч, Рим папасына режиссер Андрей Кончаловскийның “Грех” исемле яңа фильмының берничә күчермәсен бүләк итте.
Ул шулай ук понтификка бүләк сыйфатында Петр һәм Павел изгеләрнең иконасын, Микеланджело эшләре тупланган альбом бүләк итте. Франциск та җавапсыз калмады – үз чиратында Русия президентына Рим шәһәре төшерелгән гравюра тапшырды.
Путин белән Рим папасы 3 сәгатькә якын сөйләште. Алар Сириядәге һәм Донбасстагы хәлләр турында сүз алып барды.