Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 июль 2019, 11:15

Йөкләмә төште

Кайсыбер чиновниклар ил җитәкчесе "селкетмичә" кузгалып китеп эшләргә өйрәнмәгән.

Ил җитәкчесе Владимир Путин 20 июнь көнне "Туры элемтә"үткәрде.
Инде 17нче тапкыр уздырылган сөйләшүгә төрле тарафлардан иң көнүзәк сораулар һәм мөрәҗәгатьләр кабул ителде. Кайберләр бу "туры элемтә" көн саен булса, бигрәк тә яхшы булыр иде дигән фикердә. Чөнки кайсыбер чиновниклар ил җитәкчесе "селкетмичә" кузгалып китеп эшләргә өйрәнмәгән.
Сөйләшү нәтиҗәләре буенча Владимир Путин беренче 27 йөкләмәне игълан итте. Болар бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең, "Ашыгыч ярдәм" хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын хезмәте хезмәткәрләренең хезмәт хакын үстерү мәсьәләләренә кагыла. Шулай ук, 2020 нче елның 1 нче гыйнварыннан 1,5-3 яшькәчә балаларга бирелә торган түләүләрне һәр төбәкнең яшәү минимумы дәрәҗәсенә күтәрү карала.
"Чүп реформасы"на кагылышлы каты көнкүреш калдыкларын җыюда хакларны сәбәпсез күтәрмәүне Монополиягә каршы федераль хезмәт үз контроленә алырга тиеш. Медицина учреждениеләрендә наркотик матдәләр әйләнешен каты күзәтчелек астына алырга кушылды.
Читайте нас: