Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 июль 2019, 11:30

Маладис, мужик, ни булса да эшли!

Владимир Путин Дональд Трамп турында үз фикерен белдерде.

Русия президенты Владимир Путин Financial Times басмасы журналисты белән әңгәмәләшкәндә Америка җитәкчесе Дональд Трамп турында үз фикерен белдерде. Ул Трампның үз халкы арасында нилектән абруйлы булуын аңлатты.
"Трамп “карьералы” сәясмән түгел, әмма ул америкалыларның кәефе үзгәрүенә сизгер карый, – диде В.Путин. – Русия хакерларының мифик катнашлыгы түгел, ә нәкъ шул сыйфатлары аңа президент сайлауларында җиңеп чыгарга ярдәм итте".
Путин әйтүенчә, Трампны күп кенә эшләре, шул исәптә АКШ белән Мексика арасында дивар төзегәне өчен тиргәсәләр дә, үз халкының күпчелегенә ул ошый. "Америка гражданнары: “Маладис, мужик, ни булса да эшли!” – дип әйтәләр", – диде Путин.
Читайте нас: