Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 июнь 2019, 11:06

Акча беркайчан да җитмәячәк

Русия президенты Владимир Путин губернаторларны халык күтәргән сорауларга үз вакытында җавап кайтарырга чакырды.

Русия президенты Владимир Путин губернаторларны халык күтәргән сорауларга үз вакытында җавап кайтарырга чакырды. Менә шулай булганда, ил җитәкчесе төбәкләрнең күп сорауларын хәл итеп булачак дип саный.
"Аңлашыла, барысына да беркайчан да акча җитмәячәк, ләкин эшне дөрес итеп оештырганда күп нәрсәләрдән котылып булыр иде. Беләсезме, кайчагында видеоматериаллар, фотоматериалларны карыйм да шундый сорау туа – губернатор анда, ичмасам, бер тапкыр булса да барганмы соң? Кем дә булса ул объектларны кайчан да булса күргәнме?” - диде ул Дәүләт Советының Кремльдә үткән утырышында.
Читайте нас: