Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 июнь 2019, 11:25

Путин Бразилия президенты Болсонару белән якыннан танышкан

Бу аларның беренче очрашуы булды.

Кремльдә Владимир Путинның Япониядә алдынгы икътисад илләренең G 20 саммитында беренче көненең ничек узуы турында сөйләделәр.
Русия президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков журналистларга болай диде: “G20 рәсми рәвештә ачылыр алдыннан БРИКС илләре лидерлары формаль булмаган очрашу үткәрде. Очрашуны Бразилия оештырды. Башка катнашучыларны көткән арада Владимир Путин Бразилия президенты Жаир Мессиас Болсонару белән якыннан таныша торды. Бу аларның беренче очрашуы иде, шуңа да иркенләп аралаша алдылар.
Саммитта биш ил лидерлары дөньякүләм сәүдә эшләренең тотрыклы булмавына һәм башка темаларга тукталдылар. Һиндстаннан килгән партнерлар терроризм белән көрәш өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында әйттеләр”.
Читайте нас: