Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 июнь 2019, 11:26

Путин: Бездә йомыркалар җитәрлек, кәрзиннәр генә азрак

“Бездә йомыркалар җитәрлек, әмма аларны салырга кәрзиннәр генә күп түгел”, – диде Русия президенты Владимир Путин.

Осакада үтәчәк G20 саммиты алдыннан Русия лидеры Владимир Путин Financial Times басмасына зур интервью бирде. Русия Президенты күпләрне борчыган темаларга: Русиянең АКШ, Кытай, Бөекбритания белән мөнәсәбәтләренә, атом-төш сугышы булу мөмкинлегенә, Фарсы култыгында мөнәсәбәтләр кискенләшүгә кагылышлы сорауларга җаваплар бирде.
Сорауларның берсе Кытай белән мөнәсәбәтләр хәвефсезлегенә кагылды. “Кытай һәм Русия сәясәте беркемгә дә каршы юнәлтелмәгән”, – диде Владимир Путин.
Британия журналистлары Кытай белән мөнәсәбәтләргә зур өметләр баглап, Русия бөтен йомыркаларны да бер кәрзингә салмыймы, дип кызыксынды. Аларга җавап итеп Путин Мәскәүнең һәрвакыт хәвеф-хәтәрне тиешле дәрәҗәдә бәяләвен әйтте. “Бездә йомыркалар җитәрлек, әмма аларны салырга кәрзиннәр генә күп түгел”, – диде ул.
Читайте нас: